Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казандагы «Елмай» паркында «Каникулларның тәмен белеп кал!» фестивале уза
Бүген, 15 августта, «Елмай» паркында яшүсмерләр өчен «Каникулларның тәмен белеп кал!» фестивале уздырыла. Казан яшьләре, башкала кунаклары өчен музыкаль чыгышлар, тематик дәресләр, остаханәләр, өстәл уеннары, бию флешмобы һәм башка актив чаралар әзерләнә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны Казан паркларының яшүсмерләр дирекциясе стажерлары оештыра. Алар үз яшьтәшләре өчен кызык булган программа төзи: фестивальгә яшь башкаручыларны, диджейларны чакыра, остаханәләрне алып бару өчен һәм экспертлар сыйфатында үз яшьтәшләрен җәлеп итә, шулай ук берничә тематик зона әзерли.
Музыкаль сәхнәдә 16:00 сәгатьтән «Алдынгылар хәрәкәте»нең һәм «ПОВ» яшүсмерләр медиасының уртак тәкъдиме булган «БиЮ» проектын тәмамлаучы диджейлар чыгыш ясаячак. Фестиваль кунаклары аларны тыңлап, рәхәтләнеп ял итә ала. Шунысы кызыклы: яшүсмерләр трекларны үзләре җыя, яшүсмерләр өчен республика күләмендәге кичәләр үткәрә. Фестивальдә башкала яшьләре DJ samiraunderage һәм DJ Choko иҗаты белән таныша ала. 18:15 сәгатьтә исә кунакларга үзләрен караоке сәнгатендә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Чараның хедлайнеры – «Алма» яшүсмерләр төркеме музыкаль программага нокта куячак. Коллектив сәхнәгә 18:30 сәгатьтә чыгар, дип көтелә.
Фестиваль барышында өстәл уеннары, иҗади остаханәләр оештырыла. 18:00 сәгатьтә кунаклар зур бию флешмобына кушыла ала. Актив чаралар зонасын беренче узачак 150 кешегә истәлекле бүләкләр әзерләнә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Җәйге яшьләр фестивале бушлай оештырыла. Вакыйга 16:00 сәгатьтән 19:00 гә кадәр барачак.
Чараны Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра. Фестивальнең партнерлары – Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте, «Кайт» гастрокомплексы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз