Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда Зуля Камалова иҗатына багышланган концерт үтәчәк
Бүген Казанда Зуля Камалова иҗатына багышланган «Зуля Камаловага багышлау» концерты узачак. Чара Камал театры янындагы мәйданчыкта оештырыла. Керү ирекле.
Концертта Сәйдә Мөхәммәтҗанова, ILGIZ (Илгиз Шайхразыев), Дышать, Elina, Al Su, Рәдиф Кашапов, Булат Шәйми катнашачак.
Музыкантлар: Тимур Милюков — гитара, Илнар Фатыйх — бас, Марат Мөхәммәтҗанов — барабан, Айдар Абдрахимов — саз, уд, Илназ Дудкин — баян, Марат Бабаев — труба,Марат Taturas (Уфа) — курай, Геннадий Лаврентьев (Мәскәү) — скрипка, табла.
Бу концерт — Зуля Камалованың җырларын яңадан ишетү мөмкинлеге генә түгел, ә аның иҗатына яңа буын музыкантлары күзлегеннән карау мөмкинлеге дә. Татар халык музыкасына заманча яңгыраш биргән Зуля Камалова иҗаты бүген дә күп кенә артистларны иҗади эзләнүләргә һәм яңа ачышларга илһамландыра.
Проект Yummy Music лейблы тарафыннан «Күрше.Мирас» фестивале кысаларында тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз