news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны старт ала

Бүген Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны старт ала
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген Казанда Кабан күле яр буенда 18:00 сәгатьтә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны старт ала.

«Кичке чараларда катнашучылар татар бию хәрәкәтләрен өйрәнеп кенә калмыйча, татар халык уеннары, музыка уен кораллары белән дә таныша алачак. Программа перформанс белән башланып, төрле интерактивлар, биюләр белән дәвам итәчәк», дип хәбәр итә Казан шәһәре башкарма комитетының матбугат үзәге.

Оештыручылар иң актив катнашучыларга һәр чара саен истәлекле бүләкләр дә тапшырылачагын вәгъдә итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100