Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының бишенче сезоны старт ала
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда бүген, 5 июньдә, татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең бишенче сезоны старт ала. Шәһәр халкын татар биюләре буенча дәресләр генә түгел, ә бию ярышы да көтә. Төп акчалата бүләк - 300 мең сум. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге «Әйләнү» программасы традиция буенча Кабан күле буенда узачак. Ул татар сәхнә биюенең традицион хәрәкәтенә багышлана. Шәһәр халкын бию мастер-классы һәм халык фольклор уеннары, шулай ук чакырылган артистлардан перформанс-импровизацияләр көтә.
Бию кичәсен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты, проектның кураторы Алсу Мәгъсүмҗанова, шулай ук Г. Кариев театры артисты Булат Гатауллин алып бара. Хореографлар сыйфатында Алия Мөхәммәтгалиева һәм Рафаэль Мустяков чыгыш ясаячак. Музыка өчен Айдар Абдрахимов, Айдар Ниязов, Ильяс Фәрхуллин җавап бирәчәк.
Җәй буена 12 дәрес үткәрү планлаштырыла. Алар пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз