Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда тууына 115 ел тулу уңаеннан Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәк салдылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген, 7 майда, Казанда профессиональ татар эстрадасына нигез салучы бөек җырчы Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Бүген аның тууына 115 ел тулды. Чарада мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, күренекле сәнгать әһелләре катнашты. Алар арасында – шагыйрь Ренат Харис, актер Ринат Таҗетдин, профессор Фоат Галимуллин, җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, Мирсәет Сөнгатуллин.
Бүген кич белән Рәшит Ваһапов юбилеена багышланган бәйрәм аның туган ягында – Нижгар өлкәсенең Актүк авылында була. Анда да Казаннан рәсми затлар һәм җырчылар катнашачак.
16 май көнне 13:30 сәгатьтә Казанда Рәшит Ваһапов һәйкәле янында митинг-концерт узачак. Ваһапов фестивале лауреатлары Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов , Алмас Хөсәенов, Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов һәм башкалар чыгыш ясаячак. Программада шулай ук Яшь башкаручылар конкурсы-2023 лауреатларын игълан итү дә каралган.
Чараларга керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз