Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда туган телләр укытучыларының Бөтенроссия конкурсы старт алды
26-27 март көннәрендә Казанның Вахитов районындагы К.Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 80 нче урта гомумбелем бирү татар-рус мәктәбе базасында белем бирү оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең туган телләре укытучылары бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уза. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсның максаты - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.
Бәйгенең читтән торып узу этабында Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан туган телләрнең 69 укытучысы һәм Россия Федерациясе субъектларыннан туган (татар) теленең һәм әдәбиятының 12 укытучысы катнашты.
Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 16 туган (татар теле) укытучысы, 8 туган (рус теле) укытучысы, 7 туган (чуваш теле) укытучысы, 3 туган(мари теле) укытучысы, 3 туган (удмурт теле) укытучысы һәм 1 туган (мордва теле) укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан туган тел һәм әдәбият укытучылары узды.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2025 елның 27 мартында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз