news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда Сергей Цивилев катнашында «ЭНЕРГОПРОМ» форумы старт ала

Бүген Казанда Сергей Цивилев катнашында «ЭНЕРГОПРОМ» форумы старт ала
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген «Казан ЭКСПО»да Татарстан халыкара энергетика форумы – «ЭНЕРГОПРОМ» старт ала. Вакыйга 2нче апрельдән 4нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

«Казан ЭКСПО»да форум көннәрендә «KazanEnergyExpo» махсуслаштырылган Энергетика күргәзмәсе оештырылачак. Россиянең энергетика министры Сергей Цивилев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта катнашачаклар һәм күргәзмәне карарлар дип көтелә.

Билгеләнгән тема - «Яңа энергетика технологияләре һәм технологик лидерлык: тенденцияләр һәм чакырулар».

Форумның беренче көнендә шулай ук БДБ Электр энергетикасы советы утырышы планлаштырылган. Форумда БДБ илләреннән, шул исәптән Белоруссиядән, Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Таҗикстаннан энергетика министрлары көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot