Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы уза
Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның вазифага керешү тантанасы уза. Ул республиканың ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә ант бирәчәк.
Тантанага 770 кеше, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советыннан 100 депутат чакырылган. Моннан тыш, телевидениедә һәм радиода турыдан трансляция барачак.
Шулай ук бүген, VII чакырылыш Дәүләт Советының 12нче утырышы да уза. Анда республика Премьер-министры һәм аның урынбасарлары вазифасына Татарстан Рәисе тарафыннан килештерү өчен тәкъдим ителгән кандидатуралар игълан ителәчәк.
Татарстан Рәисен сайлау бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә узды. Анда Рөстәм Миңнеханов җиңеп чыкты. Сайлаучыларның 88,09 проценты аның өчен тавыш биргән.
Әлеге чараларның туры трансляциясен «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары эфирында, шулай ук ТНВ каналы социаль челтәрләренә һәм TNV.RU сайтында карап була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз