news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда Рамазан ае уңаеннан 30нчы маршрут автобусы бушлай йөри

Бүген Казанда Рамазан ае уңаеннан 30нчы маршрут автобусы бушлай йөри
Владимир Васильев

Бүген Казанда беренче тапкыр 30нчы автобус (борт номеры — 720) Рамазан ае уңаеннан бер көн бушлай йөри.

Әлеге акция Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә. Ул «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын үз өстенә алган.

Бушлай автобусны танып алу өчен аның алдагы тәрәзәләрендә «Рамазан мөбарәк булсын» диелгән, ә салоны шарлар белән бизәлгән.

30нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар  Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда игълан ителгән хәйрия марафоны турында якыннанрак таныша ала.

«Закят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Марданов автобусның көн дәвамында эшчәнлеге турында сөйләде. «Изге Рамазан ае уңаеннан 30нчы маршрут автобусы иртәнге 6дан кичке 6га кадәр йөриячәк. Автобуста 12 сәгать дәвамында безнең фонд вәкилләре булачак һәм Рамазан ае һәм «Зәкят» фонды турында пассажирларга сөйләячәк», - диде ул.

Шулай ук, ул ни өчен нәкъ менә 30нчы маршрут автобусы сайланганын әйтте. «Беренчедән, 2нче санлы автотранспорт предприятиесе безгә беренче булып җавап бирде. Икенчедән, алар бу маршрутны тәкъдим итте. Маршрут Казанның ике ерак ноктасын тоташтыра һәм шәһәр үзәгеннән уза. Өченчедән, бу маршрут иң озыны булса да, автобуста күп кеше йөрми. Әгәр бөкеләрдә халык саны артык күп булса, бу безнең эшебезне катлауландырыр иде», - диде ул.

«Зәкят» хәйрия фондының хезмәткәре Динар Зиятдинов автобуста ниләр эшләгәннәрен әйтте. «Автобуста без халыкка хәйрия эшләрен яктыртабыз, хәйрия эшенә кушылырга өндибез. Брошюралар таратабыз. Анда безнең фондыбызның эшчәнлеге яктыртыла», - диде ул.

Аның сүзләренчә, халык бушлай барасын белгәч, бик гаҗәпләнгән. «Бушлай баруны белгәч, халык ышанмыйча карап тора. Аңлаткач, кәефләре күтәрелде. Әле ике генә кеше брошюра алудан баш тартты. Ә болай пассажирлар рәхмәтле булды. Хәтта бер рус милләтеннән апа улына Рамазан ае турында сөйләп барды», - диде ул.

30 һәм 31нче автобуслар маршруты бригадиры Санджар Чункаев мондый акцияләр ешрак булуын теләде. «Ешрак булсын иде мондый акцияләр. Халык бик канәгать. Гадәттә автобуста картлар йөри. Аларга бу кечкенә генә ярдәм. Ә студентлар безнең бай. Алар машинада йөри», – дип сөйләде ул.

Фото: © Ралинә Сәлимова

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100