news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда мәктәп укучылары арасында Мәрҗани исемендәге милли көрәш турниры узды

Турнирда Казан шәһәре, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч районнары һәм Чувашия Республикасы яшь спортчылары катнашты.

Бүген Казанда мәктәп укучылары арасында Мәрҗани исемендәге милли көрәш турниры узды
Рифат Каюмов

Бүген Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә мәктәп укучылары арасында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ачык милли көрәш турниры узды. Турнирның исеме дә гимназия атамасыннан алынган. Ул 18 ел элек шушы уку йортында оештырыла башлаган. Бүген ул республиканың абруйлы турнирлары рәтендә тора.

Казан шәһәрендә шөгыльләнүче балалардан тыш, турнирда Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч районнары һәм Чувашия Республикасы яшь спортчылары да катнашты. Төрле яшь һәм авырлык үлчәмнәрендә барлыгы 120 кеше көч сынашты. 

Татарстанның Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров Мәрҗани исемендәге көрәш турнирын югары бәяләде. «Күпме генә шөгыльләнсәң дә, ярышка барып карамасаң, үсеш була алмый. Ярышта яшь спортчылар аралаша да, яхшы алымнарны да күрә, көчле көрәшчеләр белән дә таныша. Шушы максаттан бу бик әйбәт турнир, югары бәялим. Карап торам – өметле егетләр җыелган, көндәшлек көчле», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Марсель Таһиров

Марсель Таһиров 18 еллык тарихы булган турнирның башлангыч чорын искә алды. «Бу эшнең башында озак еллар гимназия директоры булып эшләгән Камәрия Хәмидуллина белән Көрәш федерациясенең беренче җитәкчесе, мәрхүм Наил Хәмидуллин торды. Алар шушы мәктәптә татар көрәшен кертте, аерым көрәш залы булдырды, турнир башлап җибәрде. Наил Хәмидуллин чакырып китергән тренер Николай Крылов 18 ел дәвамында республика чемпионнары әзерләде һәм хәзер дә шушында эшен дәвам итә», - диде Марсель Таһиров.

Турнирда хөкемдар сыйфатында көрәш буенча дөнья чемпионы Фирдүс Зәйнуллин да катнашты. «Яшьләргә бу турнир кирәк. Аларның ярышта осталыклары арта. Мин үзем дә яшь чактан турнирларда катнашып үстем. Элек ярышлар «Казаньхимстрой»да үтә иде, ә хәзер татар гимназиясе оештыра», - диде Фирдүс Зәйнуллин.

Фирдүс Зәйнуллин

Фото: © Владимир Васильев

2нче гимназия директоры Рамил Гайнуллин әлеге турнирга, гадәттә, Казан шәһәре һәм Казан яны районнары спортчылары чакырылуын әйтте. Быел Чувашиянең Батыр районы егетләре дә килгән. «Турнирны Татарстанның Көрәш федерациясе белән берлектә оештырдык. Яшь вакытта көрәшеп йөргән, ә бүген аякларында нык басып торган, хәлле егетләр бүләкләр алырга ярдәм итте. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка аерым рәхмәт әйтәсем килә. Абсолют батырга бүләкне – планшетны Татар конгрессы бирде», - диде Рамил Гайнуллин.

Рамил Гайнуллин – уңнан беренче

Фото: © Рифат Каюмов

2нче гимназиядә оешкан көрәш түгәрәгендә башка мәктәп укучылары да шөгыльләнә. «Без балаларны милләтебезнең төп спорт төре - көрәшкә беренче сыйныфтан башлап җәлеп итәбез. Балалар теләп йөри. Татарстан, Россия чемпионнары булган берничә егетебез быел укуларын тәмамлый. Аларга алмашка яшь буын үсеп килә. Башка сыйныфларда да көчле спортчылар бар», – диде гимназия директоры.

Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылыннан килгән 14 яшьлек Илнур Яфизов беренче этапта көндәшен чистага җиңде. «Көрәш белән өч ел шөгыльләнәм. Татарча көрәш түгәрәге Шыгырданда да бар, ләкин мин район үзәгендә ирекле көрәш белән шөгыльләнәм. Милли көрәш минем өчен хобби кебек. Шулай да, төрле ярышларда катнашам. Марий Элга, Арчага, Балтачка барганым бар. Бүген җиңү яуларга дип Казанга килдем», - диде Илнур Яфизов.

Илнур Яфизов

Фото: © Рифат Каюмов

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100