Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Казанда BRICS илләре катнашында Ислам фәннәре һәм гарәп теленнән олимпиада була
13-14 ноябрь көннәрендә Россия ислам институтында мөселман уку йортлары студентлары арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада узачак, анда BRICS илләре катнашач. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Анда Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс төбәкләрен һәм Мәскәүне кертеп, Россиянең 20дән артык югары мөселман уку йортыннан студентлар катнашачак.
2008 елдан бирле үткәрелә торган олимпиада быел катнашучыларның географиясен киңәйтәчәк. 2023 елда олимпиада халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Анда БДБ илләре – Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан вәкилләре катнашты. Быел аларга беренче тапкыр BRICS илләре әгъзалары һәм партнерлары – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Һиндстан, Төркия, Индонезиядән катнашучылар кушыла.
Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе); ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе); дин нигезләре; гарәп теле. Олимпиада барлык номинацияләр дә тест рәвешендә язмача була. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен дә күрсәтергә тиеш. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.
Халыкара олимпиада ачылышы бүген Россия ислам институтының актлар залында 9:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз