news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казан үзәгендә берничә урамда хәрәкәт чикләнә

Бүген Казан үзәгендә хәрәкәт өлешчә чикләнә. Бу җиңел атлетика эстафетасын үткәрү белән бәйле, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда хәрәкәт ябыла:

  • Кремль урамы, КФУның төп бинасыннан Казан Кремленә кадәрге участокта;
  • Шейнкман юлы;
  • Лобачевский урамы, Кремль урамыннан Дзержинский урамына кадәрге участокта;
  • Астрономия урамы, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;
  • Кави Нәҗми урамы, Дзержинский урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;
  • Муса Җәлил урамы, Дзержинский урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;
  • Чернышевский урамы, Дзержинский урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100