news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казан кооператив институты студентлары «Татарча диктант» язды

Бүген Казан кооператив институты студентлары «Татарча диктант» язды
Фото: Флюра Абдуллина

Ел саен Казан кооператив институты студентлары дөнья күләмендә оештырыла торган «Татарча диктант» акциясенә кушыла. Бу хакта Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итте.

Икътисад белгечлеген үзләштерүче беренче курс студентлары фронтовик язучы Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повесты буенча диктант язды.

Әсәрдән өзекне институтның Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина укыды. Акциядә катнашучы һәркем татар халкының милли ризыгы чәк-чәктән авыз итте. Соңыннан студентлар өчен Татар мәдәнияте үзәгендә экскурсия ясалды. Студентлар сәүдәгәрләр музеенда сакланучы уникаль экспонатлар белән таныштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100