news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде

Бүген иртән Казан һәм Түбән Кама аэропортларында самолетларны кабул итү һәм озатуга вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу турыда Росавиация хәбәр итте.

Әлеге карар очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кабул ителде.

«Һава суднолары экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле барлык чараларны күрә – бу безнең төп приоритет», – диделәр Росавиациядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot