news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы 22:30 га кадәр эшләячәк

Бүген, Җиңү көнендә, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы 22:30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Аннан Казансу акваториясе өстендәге бәйрәм салютын карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган салют 22:00 сәгатьтә башлана. Кремль яр буе, «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчык һәм Меңьеллык мәйданы тамашачылар өчен иң яхшы күзәтү урыннары булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100