news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген «Казан» гаилә үзәге янындагы төп чыршы ачыла

Бүген, 20 декабрьдә, казанлылар һәм шәһәр халкы шәһәрнең үзәк Яңа ел чыршысы ачылышында була алачак. «Казан» гаилә үзәге янында музыкантлар һәм аниматорлар чыгышлары белән интерактив программа оештырылачак, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Балалар «Кар патшабикәсе өчен бүләк» әкияте персонажлары белән Кышкы уеннарда катнаша һәм әйлән-бәйлән уйный уйный алачак. Спектакльнең төп геройлары – «Снегоняшлар» – Кар патшабикәсен игелекле персонажга әверелдерү өчен сәяхәткә чыгачак, ә Кар бабай «Болтун» тамашачыларга Кыш Бабайның яшерен бүләкләр фабрикасы турында сөйләячәк.

Концертның хедлайнерлары - «Болгар кызлары», Yuki, Игнат Изотов, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Анастасия Макарова.

Шулай ук «Казан» гаилә үзәге янында «КышДаКар-фест» фестиваленең бәйрәм сәүдә рәтләрен урнаштырачаклар.

Чаралар кичке 5тә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot