news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казан белән аэропортны өстәмә поездлар тоташтырачак

Бүген, 10 июльдә, Татарстан Республикасы башкаласыннан аэропорт ягына өстәмә поездлар йөриячәк. Әлеге чаралар «Казан Экспо»да узачак концерт белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

7604 номерлы электр поезды Казаннан сәгать 18:10 да китәчәк һәм аэропортка сәгать 18:39 да килеп җитәчәк. Шәһәргә пассажирлар 7603 номерлы поезд белән 21:40 сәгатьтә кайта алачак, ул Татарстан Республикасы башкаласына 22:09 сәгатьтә килеп җитәчәк дип фаразлана.

Ике поезд да тукталышларсыз барачак, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.

Тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларына» мобиль кушымтасында һәм +7(937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча белешергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot