news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл ачыла

Өч метр биеклектәге һәм 1,5 тонна авырлыктагы скульптура Петербург остаханәләрендә бронзадан коелган.

Бүген Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл ачыла
Рифат Каюмов

Берничә минуттан Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасы башлана.

Касыйм шәһәренең Хан мәчете һәм Шаһ Гали төрбәсе янында урнашкан һәм Сөембикә хөрмәтенә аталган скверда күп халык җыелган. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Рязань өлкәсе җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан килгән тарихчылар катнаша.

Һәйкәл скверның үзәгендә сигез почмаклы йолдыз рәвешендә ясалган ике катлы пьедесталга, аның өстендәге гранит постаментка куелган. Постамент әйләнәсендә яшькелт-сары таштан ярымай эшләнгән. Бер кулын күкрәгенә куйган ханбикә образында сагыш һәм халкына мәхәббәт чагыла. Башын югары күтәргән төз гәүдәсе аны көчле һәм нык рухлы шәхес итеп күрсәтә.

һәйкәлнең авторлары - Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, скульптор Вениамин Сидоренко һәм Мәскәү дәүләт Мәдәният институты профессоры Андрей Губко. Өч метр биеклектәге һәм 1,5 тонна авырлыктагы скульптура Петербург остаханәләрендә бронзадан коелган.

Касыйм җирендә җирләнгән Сөембикәгә һәйкәл кую мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендә оештырылган.

Тарихтан мәгълүм булганча, Ногай Урдасы бәге Йосыфның бердәнбер кызы Сөембикә Казан ханы Җан Галигә кияүгә бирелә. Иренең вафатыннан соң ул яңа сайланып куелган хан Сафа Гәрәйнең хатыны була. Тиздән аларның уллары Үтәмеш туа. Сафа Гәрәй вафат булгач, Үтәмеш балигъ яшенә җиткәнче Сөембикә Казан ханлыгы патшабикәсе итеп (1549-1551) сайланып куела. Казан ханлыгының бәк-мирзалары үзара килешә алмаулары сәбәпле 1551 елда Сөембикә улы белән Мәскәүгә әсирлеккә җибәрелә. Соңрак ул Касыйм ханы Шаһ Галигә кияүгә бирелә.

Сөембикәнең туган һәм үлгән даталары төгәл билгеле түгел. Кайбер чыганаклар аның 1557 елда Касыйм җирләрендә вафат булуын һәм шунда җирләнүен күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100