Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Касыйм Йосыповның «Хәтер» дигән китабын тәкъдим итү чарасы узды
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Уфа шәһәреннән татар галиме, икътисад фәннәре докторы, профессор, Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Касыйм Йосыповның «Хәтер» дигән китабын тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев сәламләде.
Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкорстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, галимне хөрмәтләп килгән татар җәмәгатьчелеге катнашты. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россияның атказанган артисты Идрис Газиев, Татарстанның халык артисты, Россияның атказанган артисты Георгий Ибушев башкаруында җырлар яңгырады.
Касыйм Мөхәммәтназыйф улы күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен да билгеләгән. Юбилеена бүләк булып китабы да басылган.
Үз чиратында, Касыйм Йосыпов Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Автор һәр катнашучыга китабын бүләк итте. Чара ахырында бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Касыйм Йосыповның төп кәсебе – фәннең төбәк иктисады өлкәсе. Әлеге юнәлеш буенча күпсанлы монографияләр һәм мәкаләләр язган. Икътисад өлкәсендә 455 фәнни хезмәт чыгарган. Әдәби иҗатка исә соңрак, тормыш тәҗрибәсе туплагач килгән. Туган телгә хезмәт итү теләге кулына каләм алырга этәргеч булган. Шул рәвешле нәшриятларда «Имәннәр», «Сыерышбаш хикмәтләре», «Тамырлар», «Моңаймас та иде, һай бу бала» һ.б. китаплары дөнья күргән. Ә «Хәтер» китабы исә аларның дәвамы. Әдәби-документаль, тарихи-биографик китап – авторның җиденче басмасы. Галим гомер юлына тагын бер кат борылып карый һәм үзе генә белгән, башкаларга да кирәк булган уй-фикерен, хис-тойгыларын, тормыш сабакларын, васыятен укучысына җиткерергә омтыла.
«Хәтер» дип аталган яңа китап Казанның «Ихлас» нәшриятында 700 нөсхәдә басылып чыккан. Өч бүлектән тора ул. Беренче бүлектә фән, туган тел, ватан, гаилә төшенчәләренә мөрәҗәгать итсә, икенче бүлектә публицистика һәм әдәби иҗат урын алган. Ә өчен бүлектә интервьюлар, котлаулар һәм багышлаулар тупланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз