news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Кара Урман» анимацион музыкаль проекты тәкъдим ителде

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Кара Урман» анимацион музыкаль проекты тәкъдим итү чарасы булды.

Продюсер, идея һәм музыка авторы Марсель Дәүләтшин әлеге музыкаль клипны ясауга ел ярым вакыт киткәнен әйтте.

«Безнең проект ел ярым вакытка сузылды. Клипта күпчелек татар образлары бар: Шүрәле, дию, курай белән бабай. Әлеге проект  – татар милләтенең коды. Бездә клипны конкурсларга юллау нияте дә бар», – дип сөйләде ул.

Художник-визуализатор Алмаз (Steve Karton) клипның композициясе турында сөйләде.

«Клип ике өлештән тора. Мин «Кара Урман» җырының көенә карап эш иттем. Беренчесе – ул төп өлеш. Ул шундый салмак һәм тыныч бара. Икенчесе – динамикалы, куркыта, күңелгә шом бирә. Герой кыз үз-үзеннән кача сыман. Ә финалда инде ул барлык кыенлыкларның иллюзия булганын аңлый. Биредә төрле проблемалар күтәрелә. Мәсәлән, социаль челтәр проблемасы, кызның барлык элемтәләрне өзеп, ясалма дөньядан табигатькә ашкынуы, дуслык һәм башкалар», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100