news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik»лар төркеме IT-паркта Яңа ел бәйрәме үткәрде

«СалаваTik»лар төркеме IT-паркта Яңа ел бәйрәме үткәрде
Салават Камалетдинов

Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «СалаваTik»лар төркеме катнашында татарча Яңа ел бәйрәме узды.

  •  «СалаваTik»лар – «Салават» күпере журналының кече яшьтәге балалар өчен җырлы-биюле проекты.

«СалаваTik» төркеме белән бергәләп нәни тамашачылар вакыт буйлап сәяхәт итте. Алар татар халык җырларын яраткан геройларына кушылып җырлады. Бәйрәмнең иң көтелгән кунагы Кыш бабай булды. Балалар аны күргәч, сөенде.

Проект җитәкчесе – «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина сүзләренчә, бәйрәмгә 600 урынга билет сатылган.

«Быел IT-парк җитәкчеләре безгә үз ишекләрен ачты. Аларга зур рәхмәт. Балаларны чиста, матур бинада кабул итте. Былтыр 250 кешелек урын булса, быел 600 урынлык тамашачы җыелды. Алга таба тагы да зуррак заллар белән яшь тамашачыны көтеп калабыз», – диде ул.

Журналист Эльмира Сираҗиева концертка улы Ирхам белән килгән. «Улым татар гимназиясендә беренче сыйныфта укый. Мин «СалаваTik»ларны карап барам. Бик позитив, татарча җырлый торган төркем. Күптән улыма күрсәтәсем килә иде. Җае да чыкты. Аңа ошар дип өметләнәм», - дип сөйләде ул.

Ильнара Сәләхова бәйрәмгә апасының кызын Зәринәне алып килгән. «Без «Салават күпере» журналына язылдык. Үзем дә балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Бу бәйрәмнең буласын «Сәхнә» журналының телеграм каналыннан белдек. Зәринә - ул Мәскәү кызы. Татарча бик аңлап бетерми. Аңа Кыш бабай бәйрәмен күрсәтергә алып килдек», – диде ул.

Яңа ел бәйрәменнән соң балаларга лоторея уйнатылды. Иң әһәмиятле бүләк «СалаваTik»лар белән клипта төшү булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100