news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча туры линия үткәреләчәк

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә бүген 10:00 дән 12:00 гә кадәр гражданнар белән турыдан-туры телефон аша элемтә форматында «Безнең ишегалды» темасына чара узачак, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Халыкның сорауларына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, шулай ук Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Туры элемтә телефоны: 221-80-35.

news_right_1
news_right_2
news_bot