news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Илһам Шакиров яшәгән йорт диварындагы истәлек тактасына чәчәкләр салдылар

Бүген Илһам Шакиров яшәгән йорт диварындагы истәлек тактасына чәчәкләр салдылар
Салават Камалетдинов

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган чарада РСФСР һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров яшәгән йорт диварындагы истәлек тактасына чәчәкләр салдылар.

Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов Илһам Шакиров кебек тавышлы җырчылар башка халыкта булмавын әйтте. «Габдулла Тукай исемендәге Филармониядә Илһам абый белән бергә эшләргә туры килде. Ул яшәгән йортта мин еш була идем. Анда сәнгать эшлеклеләре барысы да булды. Илһам абый шикелле моңлы тавышлы җырчы бер илдә дә юк. Әгәр опера да җырласа, ул бөтен дөньяга танылган булыр иде. Кызганыч шунысы. Андый тавышлы җырчы башка халыкта юк. Шуның белән безнең халык бәхетле», – диде ул. 

Фәрит Хатыйпов Илһам Шакиров белән якын дуслар булуны әйтте. «Без аның белән бик якын дуслар булдык. Аның туган авылына барышлый, «Яңа бүләк» дигән җыр язган идем, Җырлар радиода, телевидениеда саклана. Илһам абыйның исеме халык хәтерендә мәңгегә сакланачак», – диде ул. 

Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарухшин Илһам Шакиров турында хатирәләрен уртаклашты. «Без Илһам абыйны балачактан бирле тыңлап, аның талантына гашыйк кешеләр. Аннан соң үземә җырчы булырга туры килде. Без Илһам абый белән бик күп җирләрдә булдык. Себердә, Урта Азиядә, илебезнең башка төбәкләрендә. Илһам абыйда Аллаһы Тәгалә биргән тавыш. Илһам абыйны яраткан халыкка рәхмәт әйтәсем килә», – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100