news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының дискуссион мәйданчыклары эше үткәрелде

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының дискуссион мәйданчыклары эше үткәрелде.

Мәйданчыклар 3 юнәлештә алып барылды:

  1. татар гаиләсендә 3 буын һәм 7 буын хәрәкәте;
  2. татар гаиләсендәге тәрбия (татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уеннары нигезендә бала тәрбияләү);
  3. татар гаиләләрендә эшмәкәрлек.

Төмәннән Алсу Хәлидова ни сәбәпле тәрбиягә кагылышлы секцияне сайлавы турында сөйләде.

«Үзем мәктәптә тәртип бозучы балалар белән эшлим, аларга сыйныфтан тыш дәресләр үткәрәм. Балалар хәзер бик катлаулы. Без укыган чактагы кебек түгел. Әти-әни күп эшли, ә баланы тәрбияләү белән мәктәп шөгыльләнергә тиеш дип саный. Алай гына булмый. Гаиләдә әти-әни үзен ничек тотса, бала да җәмгыятьтә үзен шулай күрсәтәчәк», - дип сөйләде ул.

Кыргызстаннан Тәскирә Хәмидуллинага әлеге секциядә киленнәр темасы ошаган.

«Тәрбия секциясен юкка гына сайламадым. Бөтен нәрсә дә тәрбиядән башлана. Мисал итеп, киленнәр турында сөйләделәр. Аларга нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеге турында әйттеләр. Минем үземнең дә киленем бар. Аллага шөкер, мөнәсәбәтләр яхшы», - диде ул.

Татарстан Республикасы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Тәтеш муниципаль районы филиалы җитәкчесе Рима Сафиуллова халыкка авыл тормышын күрсәтергә кирәклеген әйтте.

«Хәзер авылларда күпме мөмкинлекләр булдырылды. Без авылда яшьләр калсын дип, аларга эш булсын дип тырышабыз. Сөтсез-итсез бер генә кеше дә яшәми. Бөтен нәрсәсез яшәп була, ә ашаусыз яшәп булмый. Минемчә,  бөтен халыкка авыл тормышын күрсәтергә кирәк. Авыл хуҗалыгы яшәмәсә, без беребез дә яши алмаячакбыз», - дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100