news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген һава торышы начар булу сәбәпле, Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак эшләми

Бүген, 7 гыйнварда, һава торышы начар булу сәбәпле, Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак һәм тимераякларны прокатка бирү пункты эшләми. Бу хакта Татарстан башкаласының парклар һәм скверлар дирекциясе үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

«Бүген озак вакыт таләп итә торган торгызу эшләре башкарылачак, бозны чистарту һәм барлыкка килгән ярыкларны бетерү», – дип аңлаталар дирекциядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot