news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Филүсә Арсланның «Моң эчендә асылташ» дигән яңа китабы тәкъдим ителде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында музыка белгече Филүсә Арсланның «Моң эчендә асылташ» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды.

Автор Филүсә Арслан үзенең китабы белән таныштырды. «Бу минем унберенче китабым. Ул нибары 300 данәдә чыкты. Тугыз бүлектән тора. Сигезенче бүлек Кырым татарларына багышлана. Мин анда еш бардым. Бүлек Кырымның мәчетләре, шагыйрьләре, шәхесләре турында», – диде ул.

Филүсә Арслан әлеге китап милли мәдәният белән кызыксынган һәркемгә һәм чит өлкәдә яшәүче татарларга файдалы булуына өметләнүен әйтте.

Татарстан республикасы артисты Гөлзадә Сафиуллина китапны тарихи әсбап булуын әйтте.

«Филүсә Арслан – дистәдән артык китап авторы, татар рухы, моңы, җыры сагында торучы шәхес. Ул киләчәк буын балаларыбыз бүгенге көн шәхесләрен белсен өчен тарихи әсбап язды. Анда безнең сәнгать һәм шәхесләребезнең тарихы. Тарихчыларыбыз эшләмәгән эшне Филүсә апа эшләде», – диде ул.

Гөлзадә Сафиуллина сүзләренчә, китап музыка йортларына гына түгел, ә мәктәпләргә дә, югары уку йортларына да барып ирешергә тиеш.

«Без үзебенең шәхесләребезне һәм алар безнең милләткә нинди хезмәт күрсәткәнне белергә тиеш», – дип йомгаклады ул.

Филология фәннәре кандидаты, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, әлеге китап нигезендә энциклопедик сүзлекләр булачак.

«Китап – ул һәр автор өчен яңа туган бала кебек. Насыйп булса, Филүсә апаның бу китабы нигезендә энциклопедик сүзлекләр дә булыр. Энциклопедияләр гел яңартылып торырга тиеш. Бу китаптан алырлык материаллар бар!» - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100