news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Депутатлар VII чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышына җыела

Бүген Депутатлар VII чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышына җыела
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Бүген Казанда VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы була. Анда парламентарийлар оештыру мәсьәләләрен караячак, көн тәртибендә 17 мәсьәлә бар.

Аерым алганда, депутатлар Татарстан Дәүләт Советы Рәисен һәм аның урынбасарларын, парламент Секретарен, президиум әгъзаларын сайлаячак. Комитетлар төзелә, аларның рәисләре сайлана, состав формалаштырыла. Шулай ук даими профессиональ нигездә эшләү өчен депутатлар да сайлана.

Моннан тыш, парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советыннан вәкилгә - Россия сенаторы вәкаләтләр бирәчәк.

Республика законнарының татар һәм рус телләрендәге текстларының тәңгәллеген раслау, депутат этикасы, депутатларның керемнәре һәм мөлкәте турындагы белешмәләрнең дөреслеген контрольдә тоту буенча парламент комиссияләре төзелә.

Утырышта VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре турында республика Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары тәкъдим ителәчәк.

«Парламентның беренче оештыру утырышы гадәттә республика сайлаучыларында зур кызыксыну уята. Нәкъ менә шунда җитәкче органнар, президиум, комитетлар сайлана. Һәм гадәттәгечә беренче утырыш республика телевидениесе һәм радиосы аша трансляцияләнә», - дип белдергән иде VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина президиум утырышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100