Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары соңгы бердәм дәүләт имтиханын тапшырды
Бүген, 11 июньдә, БДИның 2024 елгы төп чоры тәмамланды. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.
Биология, тарих һәм чит телләрдән бердәм дәүләт имтиханы белем бирү оешмалары базасындагы 62 имтихан үткәрү пункты һәм 8 өйдән тапшыру пунктында узды.
Имтиханнарны уздыруга 2740 педагогик хезмәткәр җәлеп ителде. Тапшыручылар саны – 5869 чыгарылыш сыйныф укучысы.
Биологиядән БДИны 2552 кеше, тарихтан 1339 укучы тапшырды.
Чит телләр буенча БДИны (язмача имтихан) агымдагы елның 1977 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган:
инглиз теленнән – 1950,
немец теленнән – 11,
француз теленнән – 10,
кытай теленнән – 6 кеше.
11 июньдә тапшырылган БДИ нәтиҗәләре 26 июньгә кадәр расланачак һәм чыгарылачак.
БДИның төп чорының резерв көннәре 2024 елның 13-21 июнендә үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз