news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Чувашиянең Урмай авылында имамнарга һәм мәчеткә багышланган ике һәйкәл ачылды

Бүген Чувашиянең Урмай авылында имамнарга һәм мәчеткә багышланган ике һәйкәл ачылды
Фото: Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы

Бүген Чувашия Республикасындагы Урмай авылының Кара Пулат Җәмигъ мәчетендә «Чувашиядә Ислам: Урмайдагы беренче мәчет төзелүгә 380 ел. Россия мөселманнары Ватан сагында» дигән темага төбәкара конференция уза. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә.

Фәнни чара алдыннан авылда ике һәйкәл ачылды. Аларның берсе авылга нигез салучыларга һәм алардан башлап, бүгенгә кадәр хезмәт итүче имамнарга багышланган, аларның исемнәре язылган. Икенчесе - истәлек тактасы, ул бу урында 1646-1934 елларда эшләгән авылның беренче мәчетенә багышлана. Хәзер биредә Рәфыйк Миңнуллинның шәхси хуҗалыгы урнашкан.

Чувашия Республикасы мөселманнары диния идарәсе рәисе, Кара Пулат мәчете имам-хатыйбы Фәнис Сафиуллин аңа әлеге истәлек тактасын үз хуҗалыгы диварына урнаштырырга рөхсәт иткәне һәм шуның белән Ислам кыйммәтләрен ныгытуга өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Чувашия Республикасы мөселманнары диния идарәсе рәисенең урынбасары Хәйдәр Сафиуллин әйткәнчә, Урмайда мондый урыннарны булдыру авыл тарихын киләсе буыннарга ирештерү өчен эшләнгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot