news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бүген Болгарда «Кара пулат» операсы ачык һавада күрсәтеләчәк

Бүген Болгарда «Кара пулат» операсы ачык һавада күрсәтеләчәк
Тинчурин театрының матбугат үзәге

Бүген Болгарда «Кара пулат» опера спектакле кичке сәгать сигездә Болгар музей-тыюлыгының уникаль тарихи һәйкәле Кара пулат фонында open-air форматта күрсәтеләчәк.

Тинчурин театрының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Операның яңартылган премьерасына Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның килүе көтелә.

«Бу бөтен дөнья өчен кыйммәте булган күренекле урын. Безгә кешеләрдә тарихны өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен проектлар кирәк», – дип ассызыклаган «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев.

12-13 августта күрсәтеләчәк спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев. Кара пулат объектында заманча ут визуализациясе эффекты, 3D maping кулланылачак. Оештырганда тарихи-мәдәни мирасны саклауның барлык таләпләре исәпкә алына, дигән Илгиз Зәйниев.

Операда төп рольләрне артистлар Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Тинчурин театры труппасыннан операда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Илнур Байназаров һәм Зөлфәт Закиров катнаша.

  • Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, операның музыкаль җитәкчесе һәм дирижёры М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Ильяс Камал, куючы-рәссамы – Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссам – Асель Исмәгыйлева, балетмейстер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Исмәгыйлев, хормейстер Динә Венедиктова, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина.
  • «Кара пулат» операсы 2015 елда Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган иде. Сигез еллык тәнәфестән соң, май аенда Кәрим Тинчурин театрында яңартылды.
  • «Кара пулат» операсының нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Аксак Тимер гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерә. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын сатмыйлар. Шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны Хөкем Сараена яба һәм ут төртә. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый. Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак киемнән хан кызы пәйда була.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100