news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Биектау районы Зур Көек авылында мөгезле эре терлеккә идентификация үткәрделәр

Бүген Биектау районы Зур Көек авылында мөгезле эре терлеккә идентификация үткәрделәр
Ралинә Сәлимова

Бүген Биектау районы Зур Көек авылында Татарстан Республикасының шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлекне идентификацияләүгә багышланган матбугат туры узды.

Чарада катнашучылар мөгезле эре терлекләргә чип кую, язгы ветеринария-профилактика чаралары барышында ветеринария табиблары, эпизоотологларның эше белән танышты.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов чараның максатын билгеләп үтте.

«2022 елның 1 сентябрендә бөтен мал индификацияләнгән булырга тиеш дигән закон гамәлгә керде. Без 1 февральдән мөгезле-эре терлекне идентификацияләү өстендә эшлибез. Бу – мәҗбүри!» – диде ул.

Аның сүзләренчә, шәхси хуҗалыкларны биркалау Татарстан Рәисе ярдәме белән башкарыла.

«Идентификацияләүгә Татарстан Рәисе ярдәме белән 58  миллион 650 мең сум акча бирелде. Әлеге суммага җитәрлек күләмдә биркалар, чиплар алдык. Биркалау авыл хуҗалыкларында быел бушлай башкарыла. Киләсе елдан ул түләүле булачак», – дип искәртте Илдар Ногманов.

Биектау районы ветеринария хезмәте җитәкчесе Илдус Вәлиев идентификацияләүнең әһәмияте турында сөйләде.

«Халык арасында намуссыз сатучылар бар. Чип кую булмаса, кеше ит белән сөтне сата алмый. Терлектә куркыныч чирләр булуы ихтимал. Без колактагы биркадан бөтен мәгълүматны белә алабыз. Терлекнең яшен, кайсы хуҗалыкка кергәнен, прививка ясатылуын», – диде ул.

Шулай ук, ул районда ветеринарларның җитмәвен әйтте.

«Авылларда ветеринарларга дефицит күзәтелә. Бу терлекнең күплегенә бәйле. Шәхси хуҗалыкларда 3200 терлек бар.  Шуның 1700е - сыерлар. Безгә яхшы эшләүче, тәҗрибәле ветеринарлар кирәк», - диде ул.

Чарада мөгезле эре терлектән кан алдылар, колакларына чип куйдылар, туберкулезга тикшерделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100