news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген беренчел медицина ярдәме күрсәтүче оешмаларга 24 автомобиль ачкычы тапшырдылар

Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.

Бүген медицина учреждениеләренә 24 автомобиль ачкычы тапшырылды. Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнаша.

Барлыгы 17 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле («Газель Некст» – 13 берәмлек һәм «УАЗ» – 4 берәмлек), «Лада Гранта» маркалы 5 автомобиль, «Камаз» маркасы базасындагы мобиль комплекс һәм «Газель» микроавтобусы тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot