news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тула

Бүген армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тула
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Бүген совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тула. Ул 2019 елда 96 яшендә вафат булды.

Мәхмүт Әхмәт улы Бөек Ватан сугышы турындагы хәтер белән бәйле барлык нәрсәләрнең җаны һәм эмоциональ үзәге иде – ул үз гомерендә әлеге темага багышланган 250дән артык фәнни һәм публицистик хезмәт бастырып чыгарган.

«Без тикмәгә яшәмәдек, юкка гына көрәшмәдек», - дигән сүзләрен китерә Мәхмүт Гәрәевнең Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Армия генералы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең керсез исемен кире кайтару өчен күп эшләр башкарды. Нәкъ менә аның немец коллегалары ярдәмендә Җәлилне кулга алу һәм җәзалап үтерү турындагы Гитлер командованиесе боерыклары табылды һәм батырлыгы документлар белән расланды.

«Уртак тарих турындагы хәтер халыкларны берләштерә, ә аның булмавы – аера...», - дигән Мәхмүт Әхмәт улы, фальсификациягә каршы бергәләп каршы торырга чакырып.

Белешмә:

Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев 1923 елның 23 июлендә туа. Бөек Ватан сугышы башланырга бер атна кала Ташкент пехота училищесына укырга керә һәм инде 1941 елның ноябрендә үк Мәскәү янындагы аяусыз бәрелешләрдә лейтенант Гәрәев беренче чыныгу ала. Сугышның соңгы көненә кадәр ул алгы сызыкта була.

Курск сугышында катнашканы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Гәрәев М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне һәм Генераль штаб академиясен тәмамлый. Ерак Көнчыгышта һәм Уралда полк, мотоукчы һәм танк дивизияләренә җитәкчелек итә, Белоруссия хәрби округында штаб башлыгы була.

1974 елда аны Совет Армиясе Генераль штабына «чакыралар». Биредә хәрби-фәнни идарәне җитәкли, Баш оператив идарә башлыгы урынбасары була, ә 1987 елда аны Совет Армиясе Генераль штабы башлыгы урынбасары итеп билгелиләр.

Мәхмүт Гәрәев – 250дән артык фәнни һәм публицистик хезмәт авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100