news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Аракчино - Югары Ослан паром кичүе эшли башлый

Бүген 15:00 сәгатьтә Аракчино – Югары Ослан паром кичүе ачыла. Мәгълүмат кичүнең Telegram-каналында барлыкка килде.

Тарифлар узган сезондагы кебек үк калды. Җиңел автомобиль йөртүчеләр өчен 350 сум, ә транспортсыз пассажирлар 100 сум түләячәк.

Паром кичүенең эш графигын соңрак бастырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100