news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген әниләргә багышланган «Сөйлим әнием турында» иҗади кичәсе уза

Әниләр һәм булачак әниләрне иң кадерле кешеләр – әниләргә багышланган «Сөйлим әнием турында» иҗади кичәсенә чакыралар. Бу хакта проектның авторы Динара Әхмәт хәбәр итә.

«Ноябрьнең якынлашып килгән матур бәйрәмен әниләребезгә карата булган ярату, хөрмәт һәм рәхмәт сүзләренә төрик. Аларга багышлап шигырь, хикәяләрдән өзекләр укыйк», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Чараны «Сабыйлар» үзәге һәм «Әниләр клубы» оештыра.

Кичә 28 ноябрь көнне 17:30 сәгатьтә, Казан шәһәре, Комсомольская урамы, 1 йорт, под. 6/9 адресы буенча уза. Урыннар саны чикле. Чарага 8 965 604 19 85 номеры буенча теркәлергә кирәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot