news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе була

28 июньдә Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе уза. Җомга көнне бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең федераль этабы була. Эш эзләүчеләрне «Россия эше» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакыралар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Татарстанда чаралар барлыгы 49 мәйданчыкта, ә Әлмәттә мәшгульлек үзәгендә уза. Ярминкә 10:00 сәгатьтә башлана.

Төбәк этабы апрель аенда узды, анда 12 меңнән артык татарстанлы катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. 604 эш бирүче 296 мең вакансия тәкъдим иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot