news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген «Ак чәчәкләр» бульварында һәм Салават күперендә цирк тамашасы күрсәтәчәкләр

Бүгенге Яңа ел чаралары афишасында Казан циркы артистлары чыгышы, Кыш бабай һәм Кар Кызы белән бәйрәм программасы, шулай ук «Ел фасыллары» балалар спектакле бар.

16:00 сәгатьтә жонглерлар, акробатлар, эквилибристлар «Ак чәчәкләр» бульварында «Уенчыклар тормышы» программасын тәкъдим итәчәк, ә 18:00 сәгатьтә цирк артистлары Салават күперендәге паркта чыгыш ясый башлаячак. Тамаша балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булачак, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе.

«Кыш бабай һәм Кар кызы» бәйрәм программасы 16:00 сәгатьтә «Әкият» курчак театры янындагы паркта башлана.

ТР башкаласының нәниләренә бүген шулай ук Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында «Ел фасыллары» спектаклен күрсәтәчәкләр. Telegram-каналда хәбәр ителгәнчә, тамаша 18:00 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле, шәһәрлеләрнең очрашу урыны – Консистор манарасы янындагы мәйдан.

news_right_1
news_right_2
news_bot