news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Ак Барс» командасы Данис Зариповның соңгы уенында җиңелде

Уен 3:6 исәбенә тәмамланды.

Бүген «Ак Барс» командасы Данис Зариповның соңгы уенында җиңелде

«Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына 3:6 исәбенә оттырды. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Бүгенге матчта өч айлык тәнәфестән соң бозга «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов чыкты, ул соңгы тапкыр 21 ноябрь көнне уйнаган иде. «Матч ТВ» уен алдыннан Данис Зарипов хоккейчы карьерасын тәмамлаячагын хәбәр итте. «Әйе, матур итеп нокта куярга тырышачакмын», - дигән ул.

  • Данис Зарипов «Ак Барс» составында өч Гагарин кубогын отты, Ә «Металлург» составында – икене. Ул Континенталь хоккей лигасында әлеге кубокка биш тапкыр ия булган бердәнбер хоккейчы.

Уен «Татнефть Арена» гөмбәзенә Казан хоккее ветераны Владимир Андреев свитерын күтәрүдән башланды. Владимир Андреев үзе дә матчка килгән иде.

  • «Ак Барс» клубы хәбәр иткәнчә, Владимир Андреев – тугыз сезон дәвамында Урицкий исемендәге спорт клубында сакчы булып, 1962 елда РСФСР чемпионы дәрәҗәсен яулаган хоккейчы. Шулай ук ул, хоккейчы карьерасын тәмамлагач, әлеге команданың тренеры да булган.

Беренче период. Дүртенче минутта «Металлург» һөҗүмчесе Никита Коростелёв исәпне ачты (0:1). Сигезенче минутта Кирилл Панюков исәпне тигезләштерә алды (1:1).

Икенче период. Бишенче минутта «Металлург» уенчысы Брендэн Лайпсик гол кертте (1:2). Җиденче минутта Никита Коростелёв «Ак Барс» капкасына икенче алкасын кертеп дубль ясады. Голга китергән нәтиҗәле пасны аңа Андрей Чибисов бирде (1:3). Унсигезенче минутта «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин гол кертте (2:3). Периодның соңгы секундларында Кирилл Коростелёв өченче алкасы белән хет-трик ясады (2:4).

Өченче периодта «Ак Барс» капкачысын алмаштырырга булды: Әмир Мифтахов урынына Тимур Билалов чыкты. Сигезенче минутта Павел Акользин «Ак Барс» капкасына бишенче алканы кертә (2:5). Тугызынчы минутта Кирилл Петров Казан командасының артка калышуын киметте (3:5). Унтугызынчы минутта Дмитрий Кагарлицкий алканы капкага кертте, тик ул исәпкә алынмады, чөнки хоккейчы аны тимераягы белән тибеп кертте. Уен ахырында «Металлург» уенчылары исәпне 3:6 итте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Панюков – Сафонов – Радулов, Юдин – Хенкель;
  • Кагарлицкий –Шипачёв – Петров, Хафизуллин – Журавлёв;
  • Галиев – Семёнов – Зарипов, Адамчук – Лямкин;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов).

«Металлург»

  • Кошечкин (Моисеев);
  • Чибисов – Бурмистров – Кошелев, Яковлев – Земчёнок;
  • Коростелёв – Зернов – Юров, Кёрран – Минулин;
  • Лайпсик – Майе – Голдобин, Дронов – Маклюков;
  • Коробкин – Фисенко – Акользин, Хабаров.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» 26 февраль көнне Омск шәһәренең «Авангард» командасын кабул итәчәк. Уен 17:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100