Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген «Ак Барс» белән «Локомотив» Гагарин Кубогы финал сериясенең бишенче матчында очраша
Бүген «Арена-2000» бозында Гагарин Кубогы финал сериясенең бишенче матчы узачак, анда Ярославль «Локомотив»ы Казанның «Ак Барс» командасын кабул итәчәк. Дүрт уеннан соң сериядә исәп тигез – 2-2.
Командалар бишенче очрашуга абсолют паритет белән килде: һәркайсы икешәр тапкыр җиңде һәм тугызар алка кертте. «Локомотив» беренче (3:1) һәм өченче (4:1) матчларны отты, «Ак Барс» икенче (5:1) һәм дүртенче (2:1) уенда җиңде. Шул ук вакытта статистика шәхси очрашуларда хуҗаларның өстенлеге турында сөйли: «Локомотив» үз бозында казанлылар белән соңгы җиде матчта алты җиңү яулаган. Хәер, «Ак Барс» та читтә үзен ышанычлы тота — читтәге соңгы сигез очрашуда алты җиңү.
Бүгенге очрашу Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз