news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген «Ак Барс» Астананың «Барыс» командасына каршы уенда җиңде

Бүген «Ак Барс» Астананың «Барыс» командасына каршы уенда җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» Астананың «Барыс» командасына каршы уенда җиңде. Матч Казанда узды.

Беренче периодның дүртенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Владимир Алистров гол кертте (1:0).

Икенче периодның унҗиденче минутында Артём Галимов «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (2:0). Периодның соңгы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Артём Галимов икенче алкасын кертеп дубль ясады (3:0).

Өченче периодның өченче минутында Казан командасы сакчысы Никита Лямкин гол кертте (4:0). Бишенче минутта Динмөхәмәд Кайыржан «Барыс»ның артка калышуын киметә алды (4:1). Җиденче минутта «Барыс» уенчысы Майкл Веккьоне гол кертте (4:2). Бераздан Всеволод Логвин исәпне 4:3 итте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бердин);
  • Яшкин – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
  • Денисенко – Хмелевский – Барабанов, Карпухин – Марченко;
  • Биро – Сафонов – А. Галимов, Фальковский – Князев;
  • Дыняк – Фисенко – Кателевский (Жулин).

«Барыс»

  • Шил (Шутов);
  • Старченко – Морелли – Веккьоне, Маккошен – Уолш;
  • Э. Галимов – Омирбеков – Савицкий, Масси – Данияр;
  • Симонов – Шайхмедденов – Кайыржан, Бекетаев – Бреус;
  • Логвин – Николишин – Мөхәмәтов (Оразов).

12 октябрьдә «Ак Барс» Мәскәүдә ЦСКА командасына каршы көч сынашачак. Уен 17:00 башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot