news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Будапештта татар фильмы күрсәтелә

Бүген 19:00 сәгатьтә Будапештның Art+ Cinema кинотеатрында Байбулат Батулланың «Ядәч, исемдә!» фильмы күрсәтелә.

Фильмны рус телендә карап булачак. Сеанстан соң фикер алышу булачак.

Фильм алты яшьлек Илһам турында. Ул җәйне авылда үткәрә, ләкин әти-әнисен бик сагына. Оныгын күңелсезләндермәс өчен, бабасы Рәсим «Ядәч» дигән уенны искә төшерә. Нәтиҗәдә, теләкләр чылбыры башлана. Уен бөтен авылның тормышын һәм хыялларын үзгәртә.

Билетлар саны чикләнгән, урыннар аз, дип хәбәр итә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot