news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Будапештта «Нуриев сезоннары» проекты тәкъдим ителде

Әлеге проект танылган балет артисты, балетмейстер, дирижер Рудольф Нуриевның 80–еллык юбилее уңаеннан оештырылган.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ“). Кичә Будапештта биюче һәм режиссер Рудольф Нуриевның 80-еллыгына багышланган кичәдә “Нуриев сезоннары” яңа халыкара мәдәни проекты тәкъдим ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Әлеге проект танылган балет артисты, балетмейстер, дирижер Рудольф Нуриевның 80–еллык юбилее уңаеннан оештырылган. Исегезгә төшерәбез: 17 мартта бөтендөнья балет сөючеләре әлеге зур датаны билгеләп үтте. Өстәвенә, 2018 ел Россиядә рус балетына нигез салган бөек балетмейстер Мариус Петипаның 200-еллыгына багышлап, Рус балеты елы итеп игълан ителде. Быел шундый ике зур датаның туры килүе үзе үк әһәмияткә лаек. Чөнки Рудольф Нуриев Франциягә «бурычын кайтарган». Чит илдә, Парижда, калып, ул француз балетын рус классик постановкалары белән баеткан.

“Нуриев сезоннары” проектын кино компания директоры Әлфия Чеботарева тәкъдим итте. Рудольф Нуриевны белгән кешеләр үз истәлекләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100