news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Будапештта көчле шартлау булган

Якынча мәгълүматлар буенча өч кеше зыян күргән, шул исәптән полиция хезмәткәре.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Шимбә кич Венгрия башкаласы - Будапештта көчле шартлау булган. Якынча мәгълүматлар буенча өч кеше зыян күргән, шул исәптән полиция хезмәткәре дип хәбәр итә "РИА «Новости».

Якынча мәгълүматлар буенча, һәлакәт газ чыгу аркасында чыгарга мөмкин. Әмма хәзер алдан уйланган һөҗүм булырга мөмкинлеге дә тикшерелә. Әлегә хакимият бер сәбәпне дә рәсми төстә шәрехләми.

Хәзер полиция хезмәткәрләре шартлау булган Октогон мәйданы тирәсен тикшерә, шулай ук шаһитлардан сорау ала һ.б. мәгълүмат җыялар.

news_right_1
news_right_2
news_bot