news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Будапештта «Европа татар кызы» бәйгесе уздырыла

Франция, Австрия, Бөекбритания, Швециядән килгән кызлар милли гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтәчәк.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Быел беренче тапкыр Венгриядә «Европа татар кызы» бәйгесе уздырыла. Ул апрель аенда булачак, дип Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарага Чаллының «Болгар» бию театры да барачак.

Будапештта артистлар дөнья халыклары җырлары һәм биюләреннән торган концерт программасын тәкъдим итәчәк. Шулай ук алар бәйгедә катнашучы кызларга сәхнәгә чыгуга әзерлектә ярдәм итәчәк. Франция, Австрия, Бөекбритания, Болгария, Швециядән килгән кызлар жюри алдында милли гореф-гадәтләребезне, йолаларны һәм татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтәчәк.

Проект һәм сценарий авторы, куючы режиссер — якташыбыз, хәзерге вакытта Швециядә яшәүче Айна Еремина-Зеттерлунд. Ул — ана телен һәм милли мәдәниятебезне саклау, үстерү белән бәйле булган күп кенә чараларны оештыручы.

«Европа татар кызы» проекты Татар конгрессы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100