Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Буаның Тутай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Буаның Тутай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачылды. Яу кырыннан исән кайткан, анда ятып калган авылдашларның исемнәре уелган мемориал үзара салым акчасына сафка бастырылды. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Моның өчен ике ел вакыт кирәк булды. Беренче елны материаллар сатып алсалар, икенчесендә төзелеш эшләре башкарылды.
Югары Лашчы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова әйтүенчә, һәйкәлне ясату 470 мең сумга төшкән. Авыл халкы үзара салым акчасын җыюда 100 процент катнашкан.
«Аны ачу тантанасы Өлкәннәр көненә туры килү белән дә үзенчәлекле булды. Ул тәбрикләүләр, рәхмәт сүзләре, сугыш турындагы җырлар белән тулы бәйрәмгә, хәтер көненә әверелде», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз