news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буаның картлар һәм инвалидлар интернат-йортына өр-яңа тегү машиналары кайтты

Буаның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында әбиләргә өр-яңа тегү машиналары көйләп биргәннәр. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Кемнең чылбыры аерылган, кемнең күлмәген, чалбарын кыскартырга, апалар ялындырмыйча эшләп бирәләр. Ә Сабантуй җитәрәк алар бик илһамланып борынгы изүләр ясады. Быел, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында, бәйрәмгә барганда киемдә иң матур милли атрибут булды алар.

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортның социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова «Татнефть» хәйрия фонды игълан иткән «Шәфкатьлелек энергиясе» конкурсына үз проектын тәкъдим иткәндә әнә шундый нәтиҗәне күзаллаган да иде. Аның «Үзем иҗат итәм» дип аталган эше номинацияләрнең берсендә җиңү яулады да. Грант акчасына интернат-йортка өр-яңа тегү машиналары сатып алдылар.

Арада биш өлкән хатын-кызның тегү эшенә һәвәслеген алдан ук белә иде социаль белгеч. Алар машиналар артына утырдылар да. Бинада «тегү цехы» өчен бик якты бүлмә дә табылды. Шулай ук әбиләр белән мастер-класслар үткәрерлек, кирәк икән киңәш белән, акчалата ярдәм күрсәтерлек партнерлар да барланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100