news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буаның Каенлык авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек белдерде

Буаның Каенлык авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек белдерде
Фото: http://buinsk-tat.ru/

Буа районы Каенлык авылы Ватан сакчысы көне уңаеннан махсус хәрби операцияда катнашучы егетләргә олы терәк булып илкүләм игълан ителгән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылды һәм митинг үткәрде. Бу хакта «Байрак» газетасы яза.

Әлеге авыл халкы бик бердәм. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәк яраклар сатып алу очен акча җыйды. Чарада торле җырлар яңгырады, уеннар уйнатылды.

Соңыннан түгәрәк өстәл артында кайнар чәй, аш һәм пылау белән сыйландылар.

«Әлеге чараны оештыручылар Зөфәр Хәмидуллин, Голфия Газизова, Мансур Заһидуллинга һәм башкаларга рәхмәтләрен белдерделәр», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot