Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буаның «Ак каен» балалар бакчасында балаларга инженерлык күнекмәләре бирәләр
Буаның «Ак каен» балалар бакчасында балаларга инженерлык күнекмәләре бирәләр. Әлеге бакча берничә елдан бирле Мәскәү шәһәренең федераль Мәгариф институтының инновацион мәйданчыгы булып тора, дип яза «Байрак» газетасы.
Аның кысаларында мәгариф учреждениесе педагоглары мәктәпкәчә һәм кече әзерлек төркемнәрендә стем-белем бирү буенча эшлиләр. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире Лилия Халитова әйтүенчә, балалар кечкенәдән үк математика белеме ала. Тикшерергә, экспериментлар үткәрергә, алар турында сөйләргә өйрәнә. Колба, үлчәү, микроскоп кулланып төрле тәҗрибәләр үткәрә. Бу аларга киләчәк һөнәрне сайларга ярдәм итәчәк. Буалылар тәҗрибәсен республика белгечләре дә өйрәнә. Республика районнарыннан һәм Казаннан килгән кунаклар белән тәҗрибә уртаклашу әлеге атнада булды.
КФУның психология һәм мәгариф Институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты Светлана Башинова балалар бакчасы җитәкчелегенең шактый кыйммәтле материаллар, җиһазлар булдыру җаен табуын, күп нәрсәне алар үз куллары белән ясавын мактап узды. Белгеч шулай ук буалыларның әти-әниләр белән эшли белү осталыгын да югары бәяләде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз