news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буаның Югары Лашчы авылында чаңгыда узыштылар һәм кышны озаттылар

Җиңүчеләргә, катнашучыларга күпсанлы иганәчеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

(Буа, 3 март, "Татар-информ", "Байрак"). Югары Лашчыда чаңгыда узыштылар һәм кышны озаттылар. Традицион чаңгы ярышлары Миләүшә Зарипова истәлегенә багышлап үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда мәктәпнең барлык укучылары диярлек спринтта җитезлек сынадылар. 1-6 сыйныфларда укучылардан дистанцияне иң тиз Миләүшәнең бертуганының кызы Ләйлә Зарипова һәм Артем Кузнецов, 7-9 сыйныфларда белем алучылар арасында Елизавета Казначеева һәм Сергей Никоноров үттеләр.

Шушы мәктәп чыгарылышы, бүген шәһәрнең лицей-интернатында белем алучы, күп ярышлар җиңүчесе Илгиз Зарипов (шулай ук Миләүшәнең бертуганының улы) конкурстан тыш катнашты.

Чаңгыда узышуда Чуаш Аксуыннан Галина Никонова беренче булды. Мәктәп укытучысы Анна Емельянова һәм Яңа Байтирәктән Лариса Казначеева икенче-өченче урыннарны алдылар. Ир-егетләрдән пьедесталда – Тутайдан Владимир Захаров, укытучы Сергей Смирнов һәм Яңа Байтирәктән Адам Карсаков.

Ярышларга кышны озату бәйрәме кушылды – Кыш карачкысының көле күккә очты. Әти-әниләр төрле ярышларда катнаштылар. Аркан тарту аеруча киеренке үтте. Монда беренчелекне Байтирәк командасы яулады. Икенчене укытучылар, өченчене югарылашчылар алды.

Җиңүчеләргә, катнашучыларга күпсанлы иганәчеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100