Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буаның Әйләнеч юлында исерек йөртүче полицейскийлар белән сугышкан
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эше бара.
(Буа, 24 март, "Татар-информ", "Байрак"). 22 мартта төнге өчтә Буаның Әйләнеч юлында исерек йөртүче полицейскийлар белән сугышкан, дип яза җирле басма.
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ЮХИДИ инспекторлары “Лада Ларгус”та 1980 елгы исерек йөртүчене туктаталар. Бу ир-атның икенче тапкыр салмыш килеш эләгүе. Йөртүче нык агрессив була, инспекторларга буйсынмый, кулын күтәрә.
Нәтиҗәдә аны тынычландыру өчен вакытлыча тоткарларга мәҗбүр булалар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эше бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз